«Дуслык» футбол турниры
Яңа Чишмә мөхтәсибәте һәм Благочиниесы футбол буенча «Дуслык» («Дружба») турниры уздырганнар.
Кичә, 15 февральдә, «Олимп» УСЗда православие һәм мөселман яшьләренең өч командасы катнашында футбол турниры узган. Турнирда катнашыр өчен Зирекле, Тубылгы Тау һәм Яңа Чишмә яшьләре килгән.
Яңа Чишмә мәчете имамы Раил хәзрәт, Яңа Чишмә районының Благочинные Симеон атакай һәм Аксакаллар шурасы рәисе Раиф хәзрәт аларны җылы сәламләгәннәр.
Футболчыларның очрашуы дустанә атмосферада узган. Командалар дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнгәннәр.
Бүләкләү өлешеннән соң чара чәй өстәле артында дәвам иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев