Фитнес – ул сәламәтлек
"Олимп" УСЗда атнага өч тапкыр өлкәннәр өчен бушлай фитнес дәресләре оештырыла. Дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 17 сәгать 45 минутта алар белән сәламәтләндерү аэробикасы буенча инструктор М. Шешолина шөгыльләнә. Төркемгә әлегә 15 кеше йөри, нигездә анда пенсионерлар. Мәгълүм булганча, һәр кешегә өйдә эшсез утыру авыр, бигрәк тә пенсиягә чыккач, шуңа...
"Олимп" УСЗда атнага өч тапкыр өлкәннәр өчен бушлай фитнес дәресләре оештырыла.
Дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 17 сәгать 45 минутта алар белән сәламәтләндерү аэробикасы буенча инструктор М. Шешолина шөгыльләнә. Төркемгә әлегә 15 кеше йөри, нигездә анда пенсионерлар. Мәгълүм булганча, һәр кешегә өйдә эшсез утыру авыр, бигрәк тә пенсиягә чыккач, шуңа күрә үзеңә нинди дә булса шөгыль табарга кирәк. Хәзер кыш җитте, бакча эшләре төгәлләнде, "Олимп" спорт залына килеп вакытны файдалы итеп үткәрү мөмкинлеге бар. Өстевенә аэробика физик форманы сакларга да булыша. Аннан кала фитнес - ул сәламәтлек кенә түгел, аралашу да бирә. Әгәр сез өлкән яшьтә дә рух күтәренкелеген саклап калырга, дуслар, фикердәшләр табарга телисез икән - фитнеска килегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев