Футбол командасы уңышлары
Футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан (алты матч Казанда үтәчәк), без җирле футболчыларның уңышлары турында сөйлибез.
Зурлар командасында 16 дан 30 га чаклы һәм өлкәнрәк яшьтәге 15 футболчы уйный – 11 есе төп һәм 5 запастагы. Команданың тренеры һәм үзе дә шунда уйнаучы – Архангел мәктәбе физкультура укытучысы Дмитрий Подопрелов, капкачы - БЯСМ яшь футболчылары остазы Артур Холин.
- Зурлар командасы республика футбол турнирларында үзен яхшы яктан күрсәтте, - дип сөйләде Артур Холин. - Ул ТР буенча яхшылар унлыгына керә. 2017 елның ноябрендә авыл районнары арасында “Сәламәтлек“ Спартакиадасында 10 футбол командасы арасында без 5 урын алдык. Агымдагы елның февралендә Болгарда ТР Кубогы финалында республика шәһәр һәм районнарыннан килгән 16 команда арасында 7 урында булдык. 28-30 апрельдә Аксубайда команда мини-футбол буенча ТР Беренчелеге финалында уйнады һәм 10 команда арасында 4 урынга лаек булды.
Хәзер без мини-футбол буенча “Сәламәтлек“ Спартакиадасының сайлап алу туры матчларына әзерләнәбез, ул 1-3 июньдә Минзәләдә узачак. Кабат көзен узачак Спартакиада финалына чыгарга өметләнәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев