Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

ГТО комплексы кысаларында чаңгы ярышлары

"Татарстан чаңгы юлы - 2018"гә старт бирелер алдыннан 3 февральдә БЯСМ-дә шөгыльләнүчеләр "Сосновка" базасында чаңгы узышында үзләренең көчләрен сынап карадылар.

Белем бирү мәктәпләреннән 50 укучы - 1-4 сыйныфлар - 1 км арага ярышты. Ярышлар ГТО Бөтенрәсәй физкультура-спорт комплексы кысаларында узды. Чаңгы юлында күңелле, шул ук вакытта компромиссыз көрәш җәелде.
Спортчылар дәрәҗәсе төрле иде, әмма барысы да финишка беренче булып килергә тырышты. Егылулар да булды, тик бу чаңгычыларга көрәшне дәвам итәргә комачауламады, 4 тапкыр узган ярышта иң яхшылары ачыкланды. 1-2 сыйныф укучылары арасында 1 урыннарны Диана Еронтьева һәм Илья Сорокин, 3-4 сыйныфлардан - Мария Быкова, Ваган Азарян һәм Булат Рәхимовлар алды. Икенче урыннарда: Вероника Бурбурова, Владимир Пашутин (1-2 сыйныф), Зөһрә Нурхамәтова, Руслан Сәлимов, Инсаф Ибраһимов (3-4 сыйныф).
Шул ук 3-4 сыйныфлардан өченче урыннарда: Данил Зубатов (кечкенәләр арасында) һәм Камилә Сәхәбиева, Дарья Быкова, Данил Лазарев, Владилен Еронтьев.
Барлык җиңүчеләр һәм призлы урыннар алучылар да грамоталар белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев