Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

ГТО тапшыру төгәлләнде

ГТО-ның кышкы фестивале кысаларында безнең районда 16 февральдән 17 мартка чаклы учреждение, предприятие һәм оешма коллективлары тарафыннан ГТО нормаларын тапшыру булып үтте.

Һәр авыл җирлегенә һәм оешмага БЯСМ тренерлары беркетелгән иде, алар ГТО нормаларын тапшыруны күзәтеп тордылар.Оешмалар коллективлары ГТО нормаларын "Олимп" УСЗ-да һәм чаңгы ярышында тапшырдылар. БЯСМ тарафыннан эш югары дәрәҗәдә оештырылган иде.
Барлыгы 60тан артык оешма һәм 3 авыл хуҗалыгы оешмасы ГТО нормаларын тапшырды. Оешмалардан ГТО нормасын 852 кеше (барлык эшләүчеләрнең 81%ы) тапшырды. ҮКС (67%), Саклык банкы (25%), аграр колледждан (79%) кала барлык бюджет учреждениеләре әлеге чарада 100% катнашты. "Кристалл" УК (53%),ТКХ КПП (37%), ветеринария берләшмәсе (74%), КМС заводы (37%), РУЭС (53%) һәм почта элемтәсе участогында (45%) ГТО нормаларын тапшыруда начар катнашулары күзәтелде.
Район авыл җирлекләрендә 613 кеше ГТО нормаларын тапшырды, бу барлык эшләүчеләр санының 8% тирәсен тәшкил итә."Архангельское" КФХ" ҖЧҖ-дә ГТО нормаларын ярыйсы тапшырдылар, 56 эшләүче кешенең 33е (59%), "Кулон" һәм "Яңа Чишмә" а/ф-дан 10 кеше катнашты. Нормаларны тапшыручыларның тулаем саны 1507 кеше тәшкил итә.
ГТО нормаларын тапшыру буенча безнең район командасы Чистайда үткән зона этабында призлы 3 урынны яулады һәм кубок, 3 дәрәҗә Диплом белән бүләкләнгән.
Гомуми очколар саны буенча без, 1399 очко туплап, республика буенча 36 урында торабыз.
2017 елның июнь-июлендә ГТО нормаларын тапшыру буенча җәйге фестиваль булып үтәчәк һәм учреждение коллективлары белән без районның спорт объектларында кабат очрашачакбыз.
Ольга Лаврентьева, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек
начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев