Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Спорт

«ГТО» ВФСК җәйге фестиваленең зона этабы нәтиҗәләре

Чистайда ТР халкы арасында «ГТО» ВФСК җәйге фестиваленең зона этабы узган.

Фестивальдә Алексеевск, Чистай, Спас, Әлки һәм Яңа Чишмә районнарыннан биш команда катнашкан.

Җәйге ГТО фестивале программасына түбәндәгеләр кергән: урыннан озынлыкка сикерү, эскәмиядә басып торган килеш алга иелү, биек перекладинада тартылу, гер күтәрү, идәндә яткан килеш кул белән күтәрелү, кыска һәм озын дистанцияләргә йөгерү — 1 км, 1,5 км, 2 һәм 3 км (яшькә карап) һәм спорт снаряды ыргыту.

Районыбыз данын 14 кешедән торган команда яклаган: 

Артур Финагентов (II баскыч, Яңа Чишмә урта мәктәбе укучысы),
Рәфинә Гыйзәтуллина (III баскыч, Яңа Чишмә урта мәктәбе укучысы),
Булат Фәтхетдинов (IV баскыч, Яңа Чишмә урта мәктәбе укучысы),
Максим Митрясов (V баскыч, Яңа Чишмә урта мәктәбе укучысы),
Вадим Попков (VI баскыч, Яңа Чишмә гимназиясе укучысы),
Дмитрий Иванов (VII баскыч, полиция),
Ислам Илалов (VIII баскыч, «Агро-Основа» ҖЧҖ),
Станислав Савельев (IX баскыч, спорт мәктәбе тренеры),
Наталья Шолгина (X баскыч, суд приставлары белгече),
Дмитрий Подопрелов (XI баскыч, спорт мәктәбе тренеры),
Вера Вәлиуллина (XII баскыч, Интернат-йорт шәфкать туташы),
Ольга Попкова (XIII баскыч, бухгалтер),
Сергей Гасилов (XIV баскыч, спорт мәктәбенең баш инженеры),
Гөлнур Адиева (XV баскыч, «Теремок» балалар бакчасы мөдире).

Фестивальдә призлы урыннар түбәндәгечә бүленгән: 

1 урында — Әлки районы,
2 урында — Спас районы,
3 урында — Алексеевск районы. 

«Призлы урын яуламасалар да, Яңа Чишмә командасы әгъзалары төшенкелеккә бирелмәделәр һәм куелган максатларга ирешү теләген югалтмадылар, — дип сөйли спорт мәктәбе директоры урынбасары Наталья Панасенко, — алар үз көчләрендә шикләнмиләр». «Бүген җиңү бәхете безгә елмаймаса да, без үз-үзебезгә ышанабыз, әлеге фестивальдән без уңай эмоцияләр, оптимизм һәм яхшы кәеф алдык», — диде команда әгъзасы Ольга Попкова.

«ГТО» ВФСК җәйге фестиваленең зона этабы нәтиҗәләре

«ГТО» ВФСК җәйге фестиваленең зона этабы нәтиҗәләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев