Реклама
Спорт
Хоккей, футбол
Якшәмбе көнне Яңа Чишмәнең хоккей мәйданчыгында ир-атлар командалары арасында алкалы хоккей буенча турнир үтте, анда районның өч командасы катнашты. Киеренке көрәштә көчле команда җиңү яулады, бу район үзәге командасы булды, икенче урынга әдәмсәлеләр, өченчегә чабаксарлылар чыкты. Үткән шимбәдә универсаль спорт залында ир-атлар командалары арасында мини-футбол буенча ярышлар үтте. Анда Яңа...
Якшәмбе көнне Яңа Чишмәнең хоккей мәйданчыгында ир-атлар командалары арасында алкалы хоккей буенча турнир үтте, анда районның өч командасы катнашты. Киеренке көрәштә көчле команда җиңү яулады, бу район үзәге командасы булды, икенче урынга әдәмсәлеләр, өченчегә чабаксарлылар чыкты.
Үткән шимбәдә универсаль спорт залында ир-атлар командалары арасында мини-футбол буенча ярышлар үтте. Анда Яңа Чишмә, Ленино, Тубылгытау, Архангел Бистәсе, Красный Октябрь поселогыннан килгән командалар катнашты. Озакка сузылган киеренке көрәштән соң кайсы команданың көчле булуы ачыкланды: 1 урында - Архангел Бистәсе командасы (тренер Дмитрий Подопрелов), 2 урында - Яңа Чишмә (тренер Артур Холин), 3 урында - Ленино командасы (тренер Илгизәр Сабиров).
Җиңүчеләр республика ярышларында район данын якларга барачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев