Яңа Чишмә пенсионерлары өстәл теннисы буенча республика ярышларында катнашканнар
23 сентябрьдә Пенсионерлар берлегенең Яңа Чишмә бүлеге әгъзалары Татарстан пенсионерлары арасында өстәл теннисы буенча республика ярышларында катнашканнар.
Безнең район данын Галина Первушина һәм Зөфәр Сәфәровлар яклаган.
Мондый ярышлар өлкәннәр арасында өстәл теннисын ял итү һәм спорт төрләренең берсе, озын гомерле булуның мөһим факторы буларак популярлаштыру һәм пропагандалау, өлкән яшьтәге кешеләрне физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан үткәрелә.
Афәрин, котлыйбыз!
#спортивныйновошешминск



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев