Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Спорт

Яңа Чишмә спорт мәктәбе үз бурычларын үти

Спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең тырышлыгы аларның спорт нәтиҗәләрендә күренә.

Спорт мәктәбендә белем бирү сыйфатын бәяләүнең төп нәтиҗәләре булып спорт разрядларына ия булу һәм ярышларда призлы урыннар алу тора. Спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең казанышлары турында аның директоры Ольга Роменская сөйли.

«Ярышларда чыгыш ясау — ул безнең тәрбияләнүчеләрнең үз-үзләрен тормышка ашыруы, ул югары спорт нәтиҗәләрендә, җиңүләрдә, спорт разрядларын үтәүдә чагылыш таба.
2023 өйрәнү-тре-нировка елында укучылар һәм мәктәпләр мәктәп эчендәге һәм республикадагы төрле дәрәҗәдәге 60тан артык ярышларда катнаштылар. 

Спорт мәктәбе копилкасы 15 алтын, 17 көмеш һәм 20 бронза медаль белән тулыланды. 

2023 елда барлыгы 129 разряд үтәлгән, шуларның 117се массакүләм разрядлар. Мәктәп казанышларына шулай ук 5 — өлкән беренче разряд, 5 — икенче өлкән разряд һәм 2- өченче өлкән разряд бирүне кертергә мөмкин.

Тренерларның һәм тәрбияләнүчеләрнең спортның өч төре буенча казанышлары аерым билгеләп үтелде (мини-футбол, бадминтон һәм йөзү).

2023 елның ноябрендә узган Татарстан Республикасы беренчелегендә футбол буенча тренер-укытучы Станислав Савельевта тәрбияләнүчеләрнең ышанычлы җиңүе аеруча горурлык уята. 
Бу беренчелек призерлары түбәндәгеләр: Адель Вәлиуллин, Никита Килеев, Алан Фәсхетдинов, Кирилл Трунов, Артур Эшбаев. 

Шул җиңү нәти-җәсендә, 4 февральдән 8енә кадәр балаларыбыз Түбән Новгород өлкәсендә Идел буе федераль округы беренчелегендә катнашырга чакырылды. 

2023 елда футбол буенча беренче спорт разрядын Адель Вәлиуллин, Никита Килеев, Алан Фәсхетдинов, Кирилл Трунов, Артур Эшбаевлар алды;

Икенче спорт разрядына Таһир Шакир-җанов, Сергей Фомичев, Ильяс Даутов, Ислам Хәбибуллиннар лаек булды.

Йөзү буенча тренер-укытучы Сергей Финагентовның профессиональлеге, яшь спортчыларның үҗәтлеге һәм җиңүгә омтылышлары аркасында алар берничә тапкыр районара һәм республика ярышларында җиңүчеләр булдылар, бигрәк тә беренче Яшүсмерләр разрядына ия булган Артур Финагентовны аерым билгеләп үтәсе килә.

Икенче спорт разрядын Андрей Смурыгин һәм өченче спорт разрядын Николай Калмыков һәм Илья Сорокин алды.

Бадминтончыларның да уңышлары күз алдында. Бадминтон бүлегендә тәрбияләнүчеләр лаеклы рәвештә «Татарстанның бадминтон өметләре» һәм «бадминтон буенча Татарстан Республикасының шәхси кубогы» ярышлары пьедесталы баскычына күтәрелделәр.

Андрей Смурыгин, Азим Юсупов, Илья Сорокин, Вадим Попков, Эмиль Әхмәтшин, Руслан Лизунов, Румия Моксинова, Валерия Фокеева бадминтон буенча ТР Беренчелеге призерлары булдылар. 

Тәрбияләнүчеләр һәм аларның тренерлары өчен календарь елы һәркем өчен уңышлы һәм нәтиҗәле булырга тиеш. Ә моның өчен спорт мәктәбе барлык шартларны да тудыра. Район җитәкчелегенең даими ярдәме белән спорт — массакүләм чараларда катнашу, шулай ук спорт мәктәбендә агымдагы оештыру мәсьәләләре киләчәктә дә хәл ителәчәк. Без призлы урыннарга ирешү һәм разрядларны үтәү өчен максатчан эшләячәкбез".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев