Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Спорт

Яңа Чишмә спорт мәктәбендә «Ачык ишекләр көне» булып узган

Ата-аналарга һәм балаларга сайлау өчен 8 төрле секция тәкъдим иткәннәр.

Хәзерге ата-аналар балалары тугач ук аларны кайсы спорт бүлегенә яздырырга икән дип уйлана башлый. Кайберәүләр баланың «юк-бар нәрсәләргә» вакыты калмас диләр, икенчеләре акыл һәм организм өчен файда эзли, өченчеләре үз баласында чемпион күрергә тели. Барысы да үзенчә хаклы. Ләкин мавыгуны тиз генә сайлап булмый бит ул.

«Сайлау эшен җиңеләйтер өчен 5 сентябрьдә ТР Яңа Чишмә муниципаль районының спорт мәктәбендә «Ачык ишекләр көне» булып үтте», - дип хәбәр итә редакциягә спорт мәктәбе белгече Наталья Панасенко.

- Спорт мәктәбендә югары белемле квалификацияле тренерлар эшли, алар үзләрендә шөгыльләнүчеләргә игътибарлы карашта һәм спортка кызыксыну тәрбиялиләр.

Ата-аналарга һәм балаларга сайлау өчен 8 төрле секция тәкъдим ителде.

 Иң популяр секцияләр - бадминтон, футбол һәм йөзү».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев