Яңа Чишмә спорт мәктәбенең яшь йөзүчеләре үз нәтиҗәләрен яхшырткан
Ярышлар 2 мартта Әлмәтнең йөзү бассейнында узган
«Бу безнең спортчыларыбызның 8 Март Халыкара хатын-кызлар һәм 23 февраль — Ватанны саклаучылар көннәренә багышланган йөзү ярышлары кысаларында миллисекундлар өчен көрәшкән мизгелләр иде», — ди йөзүчеләрнең тренеры Сергей Финагентов.
Ул билгеләп үткәнчә, ярышларда катнашучылар бу көнне үз нәтиҗәләрен шактый яхшыртканнар.
Тренер җиңүчеләрнең һәм призерларның исемнәрен атады:
Малайлар
100 метр дистанциядә (ирекле стиль)
2009-2010 елларда туучылар арасында:
1 урын — Андрей Смурыгин (ярыш вакыты — 58:42);
2013 елда туучылар арасында:
5 урын — Артем Мишагин (ярыш вакыты — 1:26:69);
2011-2012 елгылар:
5 урын — Никита Шилов (1:15:63), үз нәтиҗәсен 5 секундка яхшырткан.
2014 елгылар арасында:
5 урын — Салават Саматов (1:20:73).
16 катнашучы арасыннан Артур Финагентов 5 нче урында (ярыш вакыты — 1:28:38).
Ярышлар нәтиҗәләре буенча безнең спортчылар гомумкоманда буенча алтынчы урынны алганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев