Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Яңа Чишмәдә йөзү буенча республика ярышларының сайлап алу этабы узган

Чара йөзү спортына 100 ел тулуга багышланган.

«9 сентябрьдә «Жемчужина» йөзү бассейнында Татарстанда йөзү спортының 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган ярышларның беренче сайлап алу этабы узды», - дип хәбәр итә Яңа Чишмә спорт мәктәбе белгече Наталья Панасенко.

- «Жемчужина» бассейнында райондагы спорт мәктәбенең яшь йөзүчеләре ярышты.

Алар ирекле, брасс, баттерфляй стильләрендә һәм аркада йөзеп, кемнең тизрәк һәм техник яктан көчлерәк булуын исбатларга тырыштылар. Беренче этап җиңүчеләре октябрь аенда Әлмәттә узачак 2нче зона этабында катнашачак».

Йөзү буенча тренер Сергей Финагентов: «Безнең районда спортның бу төренә игътибар арта бара. Без балалар һәм яшүсмерләр йөзү белән мөмкин кадәр күбрәк шөгыльләнсен өчен тырышабыз», - дип билгеләп үткән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев