Яңа Чишмәдә СВОда һәлак булган якташыбыз истәлегенә йөзү буенча турнир үткәрелгән
2024 елның 12 декабрендә Яңа Чишмә районының спорт мәктәбендә йөзү буенча ачык Беренчелек булып узган. Ул СВОда катнашучы Данила Малолетков истәлегенә багышланган.
Ярышларда Аксубай, Алексеевск, Нурлат, Балык Бистәсе һәм Яңа Чишмә районнарыннан килгән яшь йөзүчеләр катнашкан.
Катнашучыларның гомуми саны 100дән артык кешене тәшкил иткән. Барлыгы 20 комплект медаль уйнатылган.
Беренчелекне ачу тантанасында җыелучыларга сәламләү сүзе белән яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек начальнигы Анастасия Бочарова мөрәҗәгать иткән, ул барлык катнашучыларга да яхшы нәтиҗәләргә ирешүләрен теләгән. Шулай ук чарага Малолетковлар гаиләсе дә килгән. Даниланың әнисе беренчелекне оештырганнары өчен җитәкчелеккә рәхмәт белдергән һәм улының спортны яратканы турында сөйләгән. Ярышларда катнашучылар аны бер минутлык тынлык белән искә алганнар.
Спортчыларның һәркайсы үз яше төркемендә төрле йөзү төрләрендә көч сынашкан.
Нәтиҗәләр буенча иң көчлеләре билгеләнгән.
Яңа Чишмә районы йөзүчеләре арасында:
50 м дистанцияне аркада йөзеп чыгуда (2018 елда тууычылар арасында)
I урында - Раида Халикова
II урында - Амилия Насыйбуллина
50 м араны аркада, 50 м-ны ирекле стильдә йөзүдә (2017 елгылар арасында):
I урында - Ариана Финагентова
II урында - Анна Полякова
Малайлар арасында:
I урында - Кирилл Соловьев (50 м аркада), II урында (50 м и\ст).
II урында - Эмиль Павлухин (50м аркада).
2016 елгылар арасында:
II урында - Ева Быкова (50м аркада)
2015 елгылар арасында:
II урында - Гадел Саматов (50 и/ст)
2014 елгылар арасында:
I урында - Артур Финагентов (50 м аркада, 50 м и\ст)
2013 елда туучылар арасында:
I урында - Артем Мишагин (50 м и/ ст)
II урында - Михаил Карпов
III урында - Екатерина Елисеева (50 м аркада)
2012 елгылар арасында:
III урында - Әмир Моратшин -(50 м аркада)
III урында - Данис Хәбибуллин (50 м и/ ст)
2011 елда туучылар арасында:
II урынңда - Никита Шилов (50 м аркада), (50 м и\ст)
III урында - Максим Сорокин (50 м аркада), (50 м и\ст)
I урында - Салават Саматов (100 м араны брасс стилендә йөзү)
III урында - Данияр Адиев (100 м брасс)
2007-2009 елгылар арасында:
I урында - Андрей Смурыгин (50 м бат), (50 м и\ст)
II урын Азим Юсупов (50м бат), (50м и\ст)
Катнаш эстафетада (50 метрлык дистанцияне 4 тапкыр йөзеп чыгу) призлы урыннарны түбәндәге командалар яулаган:
I урында - Яңа Чишмә районы
II урында - Балык Бистәсе районы
III урында - Аксубай районы
Барлык җиңүчеләргә медальләр һәм грамоталар тапшырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев