Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Яңа Чишмәдә узган чаңгы ярышларында җиңүчеләр дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнгән

17 февральдә «Сосновка» чаңгы базасында ГТО ВФСК кысаларында 5-8 сыйныф укучылары арасында чаңгы ярышлары узган.

Чаңгы ярышларында районның 4 гомуми белем бирү учреждениесеннән 60ка якын яшь спортчы катнашкан.
5-6 сыйныф укучыларына һәм 7-8 сыйныфта укучы кызларга 1 км -лык дистанцияне узарга, ә 7-8 сыйныфта укучы малайларга 2 км араны үтәргә кирәк иде.
Ярышлар башланыр алдыннан районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек начальнигы Марина Магомедова һәм ярышларның баш хөкемдары Сергей Финагентов катнашучыларны сәламләп, аларга уңышлар теләгәннәр. Алар ярышларны уздыру тәртибе турында сөйләгәннәр, укучыларга куркынычсызлык чаралары, трассада көндәшләрен узган вакытта үзләрен әдәпле тоту кирәклеге хакында искәрткәннәр.
Күпләр өчен бу ярышлар беренче булган. Заездлар нәтиҗәләре буенча шәхси зачетта җиңүчеләр билгеләнгән.
Җиңүчеләр һәм призерлар исемлеге түбәндәгечә:
5-6 сыйныфта укучы малайлар арасында:
1 урында - Руслан Зарипов 
2 урында - Әмир Исмәгыйлев 
3 урынны Арсений Михеев һәм Илназ Гайнетдиновлар бүлешкән.

5-6 сыйныфта укучы кызлар:
1 урында - Хатимат Шавкуева 
2 урында - Ләйсән Миначева 
3 урында - Алина Дорофеева 

7-8 сыйныфта укучы малайлар:
1 урында - Әнвәр Вәгыйзов 
2 урында - Инсаф Ибраһимов 
3дә - Вячеслав Журавлев 

7-8 сыйныф кызлары:
1 урында -Әдилә Әбдрәфыйкова 
2дә - Абадан Иламанова 
3дә - Илүзә Хәсәнова 
Җиңүчеләр һәм призерлар медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев