Яңа Чишмәнең яшь футболчылары көмеш призер булганнар
24-25 октябрьдә Болгар шәһәрендә 2005-2006 елда туган яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча 2022 ел ТР Беренчелеге (Б дивизионы) узган.
Безнең спорт мәктәбе тренеры Станислав Савельев җитәкчелегендәге яшь футболчылар Болгар шәһәре, Чистай, Чирмешән, Балык Бистәсе, Нурлат һәм Алексеевск районнарыннан килгән көндәшләренә каршы матур уен күрсәткәннәр.
Нәтиҗәдә, «Яңа Чишмә» командасы көмеш призер булган.
«Без егетләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга ирешелгән уңышларында тукталып калмыйча яңа үрләргә омтылырга һәм яңа җиңүләргә ирешүләрен телибез. Иң мөһиме - үз көчеңә ышанырга, шөгыльләнүне дәвам иттерергә. Һәм лаеклы җиңүләр шуның нәтиҗәсе булачак!»,- диләр Яңа Чишмә спорт мәктәбе белгечләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев