Яңа Чишмәнең «Олимп» спорт залында волейбол буенча ярышлар булып узган
18 апрельдә «Олимп» спорт залында район оешмалары һәм предприятиеләре командалары арасында волейбол буенча ярышлар булып узган.
Бу хакта редакциягә спорт мәктәбе директоры Ольга Роменская хәбәр итте.
8 волейбол командасы җитезлектә, командаларның кайсысы көчлерәк һәм бердәмлерәк булуда көч сынашкан.
Ярышларда «Шешмаойл» волейболчылары командасы җиңгән.
Икенче урында - «Чистай электр челтәрләре» командасы, өченчедә - муниципаль хезмәткәрләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев