Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Яңачишмәлеләр, әйдәгез спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше ункөнлеген хуплыйк!

Ял көннәрендә үткәреләчәк спорт чаралары анонсы.

Гыйнвар каникуллары башлана. Үз ялларын планлаштыручы һәм ял көннәрен актив, бөтен гаилә белән үткәрүне өстен күрүче кешеләр өчен сәламәт яшәү рәвеше буенча чаралар анонсын игълан итәбез. 

Яңа Чишмәдәге шугалак 1 гыйнвардан эшләячәк, күпләп шуу — сәгать 18:00дән 21:00гә кадәр каралган.

«Сосновка» чаңгы базасының ишекләре чаңгы спортын яратучылар өчен түбәндәге көннәрдә ачык булачак:

1 гыйнварда — көндезге сәгать бердән 19:00гә кадәр;

2-8 гыйнварда иртәнге сәгать уннан 19:00гә кадәр.

«Олимп» УСЗ һәм «Жемчужина» бассейны барлык көннәрдә дә штатлы режимда — иртәнге сәгать уннан 22:00гә кадәр эшләячәк.

1 гыйнвардан 10на кадәр Татарстанда спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше ункөнлеге игълан ителде. Бу көннәрдә Яңа Чишмәдә дә төрле спорт чаралары булып узачак.

1 гыйнвардан 8нә кадәр барлык теләүчеләр дә тимераякта шуа (шугалакта) һәм чаңгыда йөри (чаңгы базасында) алачак.

3 гыйнварда «Олимп» УСЗда бадминтон буенча ярышлар, Архангел Бистәсендә — балалар өчен «Күңелле стартлар», Зирекледә — волейбол буенча турнир һәм «Кыш Бабай остаханәсе» дип аталган мастер-класс булып узачак.

4 гыйнварда «Жемчужина» бассейнында спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр арасында йөзү буенча ярышлар, ә Зирекледә спорт уеннары оештырылачак.

5 һәм 6 гыйнварда район үзәгенең мәдәният һәм ял паркында «Кышкы әкият» һәм «Кышкы күңел ачулар» чаралары, ә «Олимп» УСЗда футбол буенча Яңа ел һәм Раштуа турнирлары булып үтәчәк.

6 гыйнварда район волонтерлары СВОда катнашучыларның балалары өчен Раштуа чыршысын оештырачак. Бәйрәмдә Кыш бабай Яңа ел тәм-томнарын җыю буенча игълан ителгән акция кысаларында җыелган Раштуа бүләкләрен тапшырачак;

8 гыйнварда район үзәгенең мәдәният һәм ял паркында «Кыш бабайның башлыгын эзлә» дип исемләнгән Яңа ел квесты оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев