Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Яңачишмәлеләр бронза призерлары

10 - 12 майда Алексеевск районының «Лидер» спорт залында авыл муниципаль районнары арасында ТР Волейбол федерациясе Президенты Кубогының зона уеннары узган («Кама аръягы» зонасы).

Муниципаль районнарның ун командасы алдан әзерлек этабында төркемнәргә бүленгән һәм бер-берсе белән уйнаган. Аннары һәр төркемдә беренче ике урынны алган командалар стыковка уеннарын үткәргәннәр. 

Стыковка очрашуларында җиңүчеләр үзара зона ярышларында җиңүчеләрне һәм призерларны билгеләгәннәр.

Уен нәтиҗәләре буенча беренче урынны һәм Кубок финалына юлламаны Аксубай муниципаль районы командасы яулаган. 

Икенче урын һәм финалга юллама - Мөслим районы командасында. 

Өченче урын - Яңа Чишмә районы волейболчыларында.

Безнең волейболчыларны котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев