Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Яңачишмәлеләр ГТО зона фестивалендә лаеклы катнашканнар

Зона этабына Татарстанның 5 районы кергән

Татарстан Республикасы халкы арасында «ГТО» ВФСК кышкы фестиваленең II зона этабы 20 февральдә Алексеевскида узган. Анда Алексеевск, Чистай, Спас, Әлки һәм Яңа Чишмә районнары командалары катнашкан.

Фестиваль программасында түбәндәге сынаулар булган:

-ике аяк белән этелеп, урыннан озынлыкка сикерү, 
-эскәмиядә басып торган килеш алга иелү, 
-гәүдәне аркада яткан килеш күтәрү, 
-югары перекладинада тартылу,
— гер күтәрү, 
— үз-үзеңне идәннән этеп күтәрелү.

Яшькә карап 1, 2, 3 һәм 5 км-лы дистанциядән чаңгыда йөгерү.

Яңа Чишмә районы командасында чыгыш ясаучылар:

II баскыч — Артур Финагентов (Яңа Чишмә урта мәктәбе укучысы);
III баскыч — Рәфинә Гыйзатуллина (Яңа Чишмә урта мәктәбе укучысы)
IV баскыч — Салават Саматов (Яңа Чишмә гимназиясе укучысы); 
V баскыч — Максим Митрясов (Яңа Чишмә урта мәктәбе укучысы);
VI баскыч — Вадим Попков (Яңа Чишмә гимназиясе укучысы);
VII баскыч — Юрий Стариков («Алексеевскдорстрой»);
VIII баскыч — Максим Зарубин («Алексеевскдорстрой»); 
IX баскыч — Динар Миңнебаев («Җылылык челтәрләре»);
X баскыч — Сергей Финагентов (Спорт мәктәбе тренеры);
XI баскыч — Виталий Галкин («СМП-Нефтегаз»);
XII баскыч — Фәнил Мохсинов («Стрела-М»);
XIII баскыч — Ольга Попкова (бюджет учреждениесе белгече);
XIV баскыч — Сергей Гасилов (спорт мәктәбенең баш инженеры);
XV баскыч Гөлнур Адиева («Теремок» мөдире).

1 урында — Әлки районы;
2 урында — Алексеевск районы;
3 урынңа — Спас районы;
4 урында — Яңа Чишмә районы;
5 урында — Чистай районы.

Призер командалар ВФСК ГТО символикасы куелган истәлекле кубоклар һәм медальләр белән бүләкләнгәннәр. Яңа Чишмә районы командасы «Урыннан озынлыкка сикерү» һәм «Аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү» дисциплиналары буенча III дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнгән.
«Безнең район командасы, чистайлыларны артта калдырып, барлык сынау нәтиҗәләре буенча 4 урынны яулады. 

Әмма фестивальнең зона этабында 4 урынны яулау безне бер дә күңелсезләндермәде, чөнки спортчыларыбызның катнашу нәтиҗәсе, беренчедән, күңелле һәм сәламәтлек өчен файдалы булды, икенчедән, без уңай эмоцияләр алдык», — ди Яңа Чишмә спорт мәктәбе директоры урынбасары Наталья Панасенко.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев