«Кама аръягы лидеры» йөзү ярышларыннан
Спортчы Андрей Смурыгин Яңа Чишмә спорт мәктәбе копилкасына бронза медаль алып кайткан.
5-6 апрельдә Чистай шәһәренең «Лидер» спорт мәктәбендә йөзү буенча «Кама аръягы лидеры» республика ярышлары узган.
Ике көн дәвамында анда Татарстанның төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан килгән 600гә якын спортчы катнашкан.
Кама аръягы лидерлыгы өчен Азнакай, Әлмәт, Балтач, Казан (Иннополис), Мөслим, Яр Чаллы, Яңа Чишмә, Нурлат, Балык Бистәсе һәм Чистайдан килгән йөзүчеләр ярышкан.
Ярышларда 2008-2015 елгы яшүсмерләр катнашкан, алар брасс, баттерфляй, ирекле стиль белән, комплекслы, аркада йөзүдә көч сынашканнар.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Андрей Смурыгин бронза медальгә лаек булган.
Җанатарларны спорт залында урнаштырылган видеопроектор сөендергән, аның ярдәмендә бассейннан бирегә видеотрансляция үткәрелгән. Трансляция туры эфирда барган. Әти-әниләр балаларының уңышларын кызыксынып күзәткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев