Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Спорт

Көрәш-кыю һәм көчле ир-егетләр спорты

8 апрельдә Яңа Чишмәдә РСФСРның спорт мастеры Рәшит Әхмәтвәлиев истәлегенә багышланган "Көрәш" дип аталган милли көрәш буенча турнир булып узды.

"Олимп" спорт комплексына Чистай,Чирмешән, Яңа Чишмә, Әлмәт һәм Нурлаттан 96 спортчы килгән иде. Аларны "Көрәш" республика федерациясенең башкаручы директоры Равил Хәйруллин, көрәш буенча ТР спорт мастеры Рәис Гыймадиев, күп тапкырлар ТР, РФ һәм Үзбәкстан ССР чемпионы булган Габбас Әхмәдиев, күп тапкыр Сабантуйлар батыры булган Ракип Гыймадиев,ТР һәм РФ чемпионы Марат Мусин һәм спорт дөньясында билгеле булган башка бик күп якташлар, шулай ул Рәшит Әхмәтвәливның якыннары, туганнары һәм дуслары сәламләде.
Әлеге турнирда 14 яшь яңачишмәле катнашты, аларның тренеры Рәшит Әхмәтвәлиевның улы - Рузил.
Иң кызу көрәш 30 кг-га кадәр авырлыктагы иң кечкенә көрәшчеләр өчен келәмдә барды: рухи яктан әле ныгып та бетмәгән малайлар, көрәштә оттырып келәмнән күз яшьләре белән киттеләр. Ә көчлерәкләре, Чистайдан Әмир Сабитов, 2 һәм 3 урыннарны яулаган чирмешәнлеләр, әлбәттә инде, җиңүләренә бик сөенделәр. Әлеге яшь спортчыларны бүләкләүдә Зирекледән Марат Садыйков иганәче булды.
Сигез авырлык категориясендәге бил алышулар да бик мавыктыргыч булды, монда барлык биш команда вәкилләре уңышлы катнашты.Җанатарларның төп игътибары 65 кг авырлыктагы көрәшчеләр көрәшкән келәмдә иде. Монда беренче урын өчен Чирмешәннән Зөлфәт Зиннуров һәм Яңа Чишмәдән Рөстәм Хөснуллиннар бил алышты. Көчле алкышлар астында Рөстәм үзенең көндәшен аркасына салды һәм I урынны яулады, Әлмәттән килгән көрәшче өченче булды. 75 кг-лы категориядә яңачишмәле Рияз Абдуллин да I урынны алды, Чистай көрәшчесе-II, яңачишмәле Рөстәм Халиков- III урында. Әлеге яшьләр турнирында авыр үлчәмдәге көрәшчеләр арасында 75 кг-нан артык авырлыкта булган көрәшчеләр дә чыгыш ясады. Чистайдан килгән Әмирхан Дәүләтшин беренче урынны яулап тәкә алып китте, икенче урында - Нурлаттан килгән Илнур Зиннуров, өченче - яңачишмәле Илфат Гыйрфанов.
Җиңүчеләргә һәм призлы урыннар алучыларга медальләр, призлар һәм истәлеккә түбәтәйләр тапшырылды.
Турнирның иганәчеләре: Рифнур Сөләйманов (Казан), Гөлчәчәк Әхмәтвәлиева (Р. Әхмәтвәлиевның тол калган хатыны), аның абыйсы Габбас Әхмәдиев (Түбән Кама), Марат Садыйков (Зирекле), Нәкыйп Галимов (Яр Чаллы), Фәргат Вәлиев (Яңа Чишмә) булды. Рузил Әхмәтвәлиевны милли көрәшкә әтисе алып килә. Турнирда катнашучыларга, аны оештыручыларга, иганәчеләргә һәм барлык спорт сөючеләргә мөрәҗәгать итеп, ул әтисе Рәшит Әхмәтвәлиевны шулай искә алганнары өчен рәхмәт белдерде.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев