Кышкы ГТО фестивалендә яңачишмәлеләр 3 урынны яулаган
Зона ярышлары 28 февральдә Алексеевск поселогында узган.
2022 елда Татарстан Республикасы халкы арасында ГТО ВФСК Кышкы фестиваленең зона ярышларында 6 район катнашкан: Яңа Чишмә, Спас, Алексеевск, Чистай, Аксубай һәм Әлки.
Командаларны ГТО комплексының II-IX баскычларына караган 8 яшьтән алып 59 яшькә кадәрге катнашучылар тәкъдим иткән. Команда 8 кешедән торган.
Яңа Чишмә муниципаль районы командасы мактаулы 3 нче урынны яулаган.
Яңа Чишмә спорт мәктәбе директоры Ольга Роменская яхшы нәтиҗәләргә ирешкән спортчылар командасын кайнар котлаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев