Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

“Милләтләр кроссы“ узды

Бөтенрәсәй йөгерү көнендә сәгать 10.00 да "Милләтләр кроссы-2014" массакүләм спорт чарасында Яңа Чишмәдә һәм районның барлык торак пунктларында 1500 гә якын кеше катнашты.

Район үзәгендә аны беренче булып Яңа Чишмә гимназиясе башлап җибәрде. Шимбә көнне укучылар һәм педагоглар спорт бәйрәме оештырдылар. Бөтен мәктәп белән алар Ленин урамы буйлап йөгереп уздылар, дәресләрне күтәренке күңел, яхшы кәеф белән башлап җибәрделәр. Алай гына да түгел, Бөтенрәсәй йөгерү көнендә алар әле район үзәгендәге башка катнашучыларга да кушылдылар.
Яңа Чишмәдә сәламәт яшәү рәвешен үз иткән 300 дән артык кеше арасында төрле яшьтәгеләр: кечкенәләр, укучылар, урта яшьтәгеләр һәм пенсионерлар бар иде. Бу көнне стартка теләге булган барлык кешеләр дә чыга, гаиләләре белән катнашучылар да була. Иң күп катнашучылар, әлбәттә, яшьләр. Һәм бу сөендерә дә, чөнки бу чара илдә яшәүчеләрне, бигрәк тә яшь буынны, физкультура белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Йөгерү Ленин урамында үтте, барысы да бердәм булып бик күңелле старт алды. Кагыйдә буларак, массакүләм йөгерү чарасын ЮХИДИ һәм "03" машиналары озата барды. "Милләтләр кроссы"нда һәркем үзенең яшенә һәм үз мөмкинлегеннән чыгып йөгерә ала. Кояшлы җылы көн үзе үк яхшы спорт нәтиҗәләренә рухландырды. Йөгерү дистанциясен җиңел һәм яхшы кәеф белән үтеп "Олимп" бинасы янында тукталдылар.
Һәр йөгерүче үзенең спорт сәләтен күрсәтә алды. Моннан тыш, оештыручысы - яшьләр эшләре буенча бүлек тарафыннан төрле номинацияләрдә бүләкләр тапшыру каралган иде. Беренче номинация - "Иң тиз йөгерүче", моңа Яңа Чишмәдән Идел буе физкультура һәм спорт академиясе студенты Станислав Савельев лаек булды һәм җиңү яулады. Чуаш Чабаксары авылыннан пенсионер Василий Тихонов "Иң өлкән һәм тәҗрибәле катнашучы" номинациясендә бүләк алды. Яңа Чишмәдән Сорокиннар гаиләсе (әнисе һәм улы) "Иң яхшы спорт гаиләсе" булды. "Иң яшь катнашучы" - 5 яшьлек Владилен Еронтьев иде. Яңа Чишмә урта мәктәбе укучысы Камил Сәхәбиев "Җиңүгә омтылу" призына ия булды (ул иң соңгысы булып йөгереп килде).
"Милләтләр кроссы" районның барлык авылларында да узды. Мондый зур масштаблы чарада катнашу күңелле генә түгел, ә мактаулы да әле. Әлегедәй ярышларда һәркем үз мөмкинлекләрен тикшерә ала, вакытны файдалы үткәрә, гаиләсе һәм дуслары белән бергә ял итеп гомумрәсәй күләмендә (!) үткәрелә торган ярышларда катнашучы исеменә лаек була.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев