Муниципаль хезмәткәрләр спорт белән шөгыльләнә
2 мартта Яңа Чишмә районы командасы чаңгы ярышлары буенча муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасында катнашкан.
Чарада Татарстанның төрле районнарыннан, шул исәптән Яңа Чишмә районы командасы да катнашкан. Чараның максаты — муниципаль хезмәткәрләр арасында физик активлыкны һәм төбәктә спорт хәрәкәтен үстерү.
Катнашучылар 1 км һәм 3 км озынлыктагы трассаны узганнар, бик күп уңай эмоцияләр алганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев