Призлы урыннар алганнар
29 ноябрьдән 1 декабрьгә чаклы Әлмәттә бокс буенча СССР ның спорт мастеры, Әлмәт бокс мәктәбенә нигез салган,
ТРның атказанган нефтьчесе Марат Акчуринга багышланган бокс буенча VI Республика турниры узды. Бу ярышларда Россиянең 10 шәһәреннән 97 спортчы катнашкан. Өч көнлек көрәш нәтиҗәләре буенча Яңа Чишмә спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр үз авырлык категорияләрендә призлы урыннар яулаганнар: Газиз Шамазов – 1 урын, Раил Нәҗметдинов – 2 урын, Алмаз Фәйзуллин-3 урын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев