Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Спорт

Район командасы - «алтын урталык»та

Узган җомгада «Олимп» УСЗда Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды.


Ярышка Татарстан муниципаль районнарының 12 җыелма командасы килде. Кунакларны район башлыгы Вячеслав Козлов сәламләде. Ул кызларга уңышлар, спорт азарты һәм җиңүләр теләде. Район мәдәният йорты артистлары үзләренең концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.
Безнең район вәкилләре яхшы әзерлек күрсәттеләр һәм 6 нчы урынны алдылар, узган ел белән чагыштырганда команда 3 позициядә нәтиҗәне яхшыртты. Ә спартакиада лидерлары: 1 урында – Теләче районы, 2 урында-Чирмешән районы һәм 3 урында-Әлки районы.
Киләчәктә дә шундый ярышлар булып торсын иде дигән теләктә калыйк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев