Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сәламәт булу, актив яшәү мөһим

Авыл җирлекләре арасында Җирле үзидарә көненә багышлап "Олимп" спорт комплексында һәм "Жемчужина" бассейнында спартакиада үтте.

- Район халкының сәламәт яшәү рәвешенә тартылуы сөендерә, - дип искәрде яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ольга Лаврентьева. - Бүген спартакиадага килгән АҖ башкарма комитетлары хезмәткәрләре бу нисбәттән халыкка үрнәк булып торалар. Ярыш нәтиҗәләренә карамыйча да Архангел АҖ командасын билгеләп үтәсе килә, анда нибары 8 катнашучы гына булса да, бар да бер төрле формадан. Өстәвенә алар бадминтонда бик көчлеләр: хатын-кызлар арасында Архангел АҖ башлыгы Нина Сердюк беренче урынны яулады, икенче урында - яңачишмәле Оксана Сабирҗанова, өченче - Әдәмсәдән Марина Ушенкина. Ир-егетләр арасында Архангел АҖ-дән Дмитрий Подопрелов өченче урында, Яңа Чишмәдән Сергей Финагентов - икенче, әдәмсәле Раил Гыйбадуллин - беренче.
Йөзү буенча 1 урынны Алексей Чесноков (Яңа Чишмә) яулады, хатын-кызлар арасында Марина Ушенкина беренче (Әдәмсә).
Теннис: Ир-атлар арасында Антон Холин (Яңа Чишмә) - беренче, хатын-кызлар арасында Чуаш Чабаксарыннан Полина Голикова - җиңүче.
Перекладинада тартылуда иң көчлесе Әдәмсәдән Раил Гыйбадуллин булды, гер спортында яңачишмәле Евгений Леоновка тиңнәр юктыр кебек иде: 16 килограммлы герне ул 130 мәртәбә күтәрде. Бар икән: Илгизәр Гайнуллин (Әдәмсә өчен чыгыш ясады) аны узса, Зирекледән килгән Илсур Нәбиуллин бер потлы герне 142 мәртәбә һавага чөйде һәм бу спорт төрендә иң көчлесе булды.
Ир-атлар арасында озынлыкка сикерүдә яңачишмәле Евгений Логинов беренчегә чыкты, хатын-кызлар арасында Зирекледән Алия Ваһапова җиңде, ә аның авылдашы Зөһрә Шакирова яткан җирдән гәүдәне күтәрү буенча ярышта җиңү яулады.
Спортның иң күп кеше катнаша торган иң мавыктыргыч төре - аркан тартышу - җанатарларда байтак хисләр тудырды һәм көчлеләрне ачыклады. Алар түбәндәгеләр: 1 урында - Шахмай АҖ, 2 урында - Ленино, 3 урында - Яңа Чишмә АҖ командалары. Гомумкоманда исәбендә өченче урынны зиреклеләр яулады (аларның командасы 13 кешедән торды). Әдәмсәлеләр җиңүгә җитди төстә ашкындылар, АҖ башлыгы Любовь Котова ярышлар уртасында ук инде: "Алдынгы урыннарның берсе безнеке булыр дип өметләнәм", - дигән иде. Бу шулай булып чыкты да - мактаулы 2 урын Әдәмсә АҖ-дә. Беренче урын Яңа Чишмә АҖ-гә бирелде.
- 17 катнашучыдан торган безнең командага иң күп җанатарлар көч биреп торды, алар арасында безнең дусларыбыз һәм туганнарыбыз да бар иде. Һәм бу безгә көч һәм ышаныч бирде, - дип сөйләде АҖ башкарма комитеты секретаре, яткан җирдән гәүдәне күтәрү буенча үткән ярышларда җиңүчедән бик азга гына калышкан һәм 2 урынны яулаган Татьяна Маланчева.
Ә менә Петропавел Бистәсеннән спартакиадада катнашучылар, җиңүле бер генә урын да яуламаган булсалар да, кәефләре төшмәде. АҖ башкарма комитеты бухгалтеры Татьяна Мякишева:
- Без җиңәргә тырыштык һәм барлык төр ярышларда да диярлек катнаштык, тик безнең дусларыбыз, алар көндәшләребез дә, бездән көчлерәк булып чыктылар, шуңа да аларны җиңүләре белән котлыйбыз. Аның каравы без байтак кына уңай тойгылар һәм чираттагы ярышларда лаеклы төстә көрәшер өчен шөгыльләнү теләге алдык.
Шулай итеп, җиңүчеләрне хөрмәтләү белән спартакиада төгәлләнде дә.
Катнашучылар өйләренә таралышырга ашыкмадылар, үзара аралаштылар, шаярып та алдылар. Тик менә алар арасында Буревестник АҖ-дән генә катнашучылар булмады. АҖ башлыгы Иван Улитин спартакиадада алар командасының катнашмау сәбәбе - бу көнне транспорт булмауда диде.
Лариса Федорова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев