Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Спорт эшкә комачауламый

ТР Яңа Чишмә район суды һәм ТР Яңа Чишмә район суды буенча 1нче номерлы суд участогы хезмәткәрләренең районда да, республика күләмендә дә төрле спорт ярышларында катнашулары традициягә әверелгән.

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, спорт-массакүләм чараларны оештыру һәм үткәрү судьялар ширкәтендә мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора. Спорт чараларында катнашу ярыш хисе уята, яхшы кәеф, көч бирә, һөнәри эштә зур нәтиҗәлелек тудыра.
Район суды рәисе Равил Закиров шахмат һәм теннис белән шөгыльләнергә ярата, төрле спорт ярышларында катнаша.
Федераль судья Алсу Сәхәбиева һәм мәгълүматлаштыру буенча инженер 2014 елның 26 апрелендә Яңа Чишмәдә үткәрелгән Татарстан Республикасы судлары арасында өстәл теннисы буенча өченче беренчелектә Яңа Чишмә район суды данын яклаганнар.
Район суды администраторы Олег Зевакин берничә тапкыр чаңгы ярышларында катнашкан.
Бездә мировой судья булып эшләүче Айрат Сафинны аеруча билгеләп үтәсе килә. Ул - чаңгы, хоккей һәм мини-футбол буенча байтак ярышларда актив катнашучы һәм призлы урыннарны яулаучы да.
Күптән түгел, 2017 елның 15 апрелендә Йошкар-Ола шәһәрендә "Яхшы күршеләр" дип исемләнгән мини-футбол буенча традицион турнир булып үткән, монда Мари Иле, Татарстан, Чуашия һәм Киров өлкәләреннән командалар катнашкан. Безнең республика командасы, барлык көндәшләрен дә отып, I урынны яулаган. Ә турнирда иң яхшы уенчы булып нәкъ менә безнең Айрат Сафин танылган һәм шунысы күңелле - 1988-1990 елларда Яңа Чишмә районы халык судьясы булып эшләгән һәм ул елларда ук үз үрнәгендә спортны актив төстә пропагандалаган ТР Югары суды судьясы Илгиз Заһидуллин команда капитаны булган.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев