Спорт һәм сәламәтлек ункөнлеге дәвам итә
Яңа Чишмә укучылары Бөтенроссия спорт һәм сәламәтлек декадасы кысаларында үткәрелә торган «Кышкы күңел ачулар»ның иң актив катнашучылары.
Яңа ел һәм раштуа каникулларында Яңа Чишмәдә «Олимп» спорт мәктәбе көн саен спорт уеннары һәм күңел ачулар оештыра. Бу хакта спорт мәктәбе белгече Наталья Панасенко хәбәр итә.
«3 гыйнварда «Кышкы күңел ачулар» дигән традицион спорт-күңел ачу чарасы узды.
Кышкы күңел ачулар - гаҗәеп күңелле һәм сәламәтлек өчен файдалы. Бу көнне саф һавада күңел ачарга спорт мәктәбендә тренер И.Т. Сабиров җитәкчелегендә шөгыльләнүчеләр килделәр.
Программада төрле уеннар, ледянкаларда шуу һ.б. бар иде. Барлык катнашучыларның да кәефләре күтәренке булды, алар бик күп уңай эмоцияләр алдылар».


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев