Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Шушы көннәрдә «Олимп» УСЗда Әтиләр көненә багышланган конкурсның финал этабы узган, анда өч гаилә катнашкан

Гаиләләр баскетбол, турникта тартылу, таяк һәм обруч белән эстафетада, шулай ук скакалкада сикерүдә ярышканнар, җитезлек һәм команда белән максатларга ирешә белүләрен күрсәткәннәр.

Һәр команда җиңүгә омтылган.

Камалетдиновлар гаиләсе искиткеч осталык күрсәтеп һәм стратегияләре ярдәмендә җиңү яулаган.

Чарада катнашкан башка гаиләләр дә тизлек һәм үҗәтлек күрсәткәннәре өчен бүләкләргә ия булганнар.

Хәзер Камалетдиновлар һәм Хәбибуллиннар гаиләләре районны лаеклы тәкъдим итәр өчен Әтиләр көненә багышланган конкурсның республика этабында катнашуга әзерләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев