Реклама
Спорт
«татарстан чаңгы юлы - 2019»
Чаңгы спортын популярлаштыру һәм халыкның сәламәтлеген ныгыту максатыннан 9 февральдә Яңа Чишмә районында “Татарстан чаңгы юлы – 2019” чарасы үтәчәк.
Ярышлар барлык торак пунктларда да узачак. Яңа Чишмәдә ул “Сосновка” чаңгы базасында үтәчәк.
Ярышлар сәгать 11 дә башлана (сәгать 10 да теләге булганнар “Олимп” УСЗ һәм район хакимияте яныннан автобуска утырып бара ала).
Ярышларда мәктәп, учреждение һәм оешма командалары, пенсионерлар катнаша. Барысы өчен дә дистанция – 1 километр. Призерлар медальләр һәм Дипломнар белән бүләкләнәчәк, иң яшь һәм иң өлкән катнашучыларга махсус призлар әзерләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев