Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Спорт

«Торпедо» «Молния»дән тизрәк: Яңа Чишмәдә мини-футбол буенча ярышлар узган

Ярышта район спорт мәктәбенең 6 командасы катнашкан.

2022 елның 3 декабрендә «Олимп» универсаль спорт залында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган мини-футбол буенча ярышлар узган.

Ярышларда район спорт мәктәбенең 6 командасы катнашкан, бу - спорт мәктәбенең футбол бүлегендә шөгыльләнүчеләрнең барысы да диярлек. Командаларның тренерлары - Станислав Савельев (Яңа Чишмә) һәм Дмитрий Подопрелов (Архангел Бистәсе).

Җиңүчеләр һәм призерлар:

1 урында - «Торпедо» командасы;

2 урында - «Молния» командасы;

3 урынны «Яңа Чишмә» һәм «Бомбардир» командалары бүлешкән.

Җиңүчеләрне котлыйбыз, барлык катнашучыларга алга таба да уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев