Яңа Чишмә балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбендә (БЯСМ) спортның төрле төрләре буенча 7 секция эшли, анда 385 бала һәм яшүсмер шөгыльләнә.
Бокс белән шөгыльләнү балаларда аерым популярлык казана, тәҗрибәле һәм максатка омтылышлы остаз Леонид Шабалин инде менә бишенче ел тренер булып хезмәт куя. Бокс секциясендә 39 бала шөгыльләнә һәм аларның күпчелеге республика ярышларында призерлар булалар.
Шушы еллар дәверендә спорт мастерына 2 кандидат әзерләнгән (абыйлы-энеле Арут һәм Роберт Арутюнян), 2017 елда 12 яшүсмер бокс буенча разрядлар алганнар. Никита Кузнецов, Газиз Шамазов һәм Александр Скоков үз авырлык категорияләрендә Татарстан чемпионнары булганнар.
2018 елның февраль азагында Пермьдә булып үткән Идел буе федераль округы беренчелегендә безнең Александр Скоков Татарстан командасы данын яклады. Киеренке көрәштә ул баллар буенча ярымфиналда Ижаудан килгән булачак чемпионга оттырды, әмма 3 нче призлы урын өчен көрәштә үзенең көндәшен зур өстенлек белән җиңә һәм Татарстан командасына баллар китерә.
- Мин төрле ярышларда боксчы егетләребез чыгышын кызыксынып күзәтәм, - ди Идел буе федераль округы чемпионаты призерының әтисе Николай Скоков, - һәм безнең егетләребез тагы да югарырак дәрәҗәдә, мисал өчен, Россия чемпионатларында да чыгыш ясарга әзер дип уйлыйм. Һәм, әлеге очрактан файдаланып, барлык ата- аналар исеменнән газета аша балаларыбызга спортка, сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт тәрбияләве өчен тренер Леонид Шабалинга рәхмәт белдерәм һәм яңа спорт уңышлары телим.
Без дә Леонид Шабалинда шөгыльләнүчеләргә яңа җиңүләр телибез һәм безнең боксчы егетләребез зур спортта да чемпионнар булырлар дип өметләнәбез.
Азат Мусин
Яшь боксчылар Юрий Стариков, Никита Кузнецов һәм Александр Скоков (сулдан уңга) үз тренерлары Леонид Шабалин белән. Автор фотосы
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев