Реклама
Спорт
Турнир уңышлы чыкты
Яңа Чишмәдә район башлыгы призына кикбоксинг буенча республика турниры инде икенче ел үткәрелә. Төрле авырлык үлчәмендә иң көчле кеше исеменә көрәш ике көн дәвам итте. Евгений СТАРОВ Турнир тантаналы шартларда "Зажигай" төркеме башкаруында "Герои спорта" җыры белән башланып китте. Анда республиканың 8 шәһәр һәм районыннан вәкилләр килгән иде. Башкарма комитет...
Яңа Чишмәдә район башлыгы призына кикбоксинг буенча республика турниры инде икенче ел үткәрелә. Төрле авырлык үлчәмендә иң көчле кеше исеменә көрәш ике көн дәвам итте.
Евгений СТАРОВ
Турнир тантаналы шартларда "Зажигай" төркеме башкаруында "Герои спорта" җыры белән башланып китте. Анда республиканың 8 шәһәр һәм районыннан вәкилләр килгән иде.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк барлык спортчыларны, хөкемдарларны һәм тамашачыларны ярышлар башлану белән котлады һәм район башлыгы Вячеслав Козловның котлау телеграммасын укыды, анда ул спортчыларга уңышлар һәм яңа җиңүләр теләгән. Аннан соң иң яхшы спортчыларга һәм тренерларга грамоталар һәм статуэткалар, ә район башлыгына спортны үстерүгә игътибар биргәне өчен кикбоксинг федерациясеннән рәхмәт хаты һәм кубок тапшырылды. Республика һәм район әләмнәрен күтәргәннән соң спортчылар арасында көрәш башланды. Ярышларда барлыгы 75 кеше катнашты, Аксубайдан хәтта ике кыз да килгән иде. Химаячеләр аркасында катнашучыларның берсе дә бүләксез китмәде. Безнең егетләребез Иван Ерашов белән Иван Евлентьев үз авырлык үлчәмнәрендә икенче урынны яуладылар. Алар дипломнар, медальләр һәм бүләкләр ("Адидас" спорт сумкалары) белән бүләкләнделәр. Районыбыз эшмәкәре Алексей Трондин турнирның химаячесе иде. Киләсе елда турнирда күрше регион спортчылары да катнашачак һәм бу юлы көрәш тагы да мавыктыргычрак булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев