Реклама
Спорт
Уңышлары сөендерә
Үткән шимбәдә Ульяновск ипподромында орлов токымлы юртаклар арасында Идел буе чемпионаты булып үтте. Анда фермер Николай Скоков атлары һәм ат өйрәтүчеләр Татарстан Республикасы данын яклаган. Евгений СТАРОВ Чемпионатта Мәскәү, Саратов, Самара, Ульяновск, Мордовия һәм Чувашиядән килгән 80нән артык ат катнашкан. Ике, өч, дүрт яшьлек һәм олырак яшьтәге юртаклар арасында узышлар...
Үткән шимбәдә Ульяновск ипподромында орлов токымлы юртаклар арасында Идел буе чемпионаты булып үтте. Анда фермер Николай Скоков атлары һәм ат өйрәтүчеләр Татарстан Республикасы данын яклаган.
Евгений СТАРОВ
Чемпионатта Мәскәү, Саратов, Самара, Ульяновск, Мордовия һәм Чувашиядән килгән 80нән артык ат катнашкан. Ике, өч, дүрт яшьлек һәм олырак яшьтәге юртаклар арасында узышлар булган. Ике яшьлекләр арасында безнең атта оста йөрүче Ирина Котлякова "Бамия" атында 2 урынны яулаган. Өч яшьлекләр арасында зур аерма белән Евгений Гульканов ("Классика" аты) җиңгән. Әйтергә кирәк, бу Ульян ипподромында откан 4 нче традицион призы икән инде. Дүрт яшьлекләр арасында үткәрелгән узышларда призлы өченче урынны безнең "Гипс" аты (Дмитрий Никоноров) яулаган.
Орлов токымлы атлар арасындагы узышлар барлык узышларның кульминациясе булган. Анда Саратовның "Корсар" ипподромы, Мәскәүнең "Фестиваль" һәм "Аспект" ипподромнарыннан килгән атлар катнашкан. Кискен көрәштә безнең ветеран - 12 яшьлек "Бекас" (Николай Скоков) беренчеләрдән булып финиш сызыгын үткән. Безнең юртакның чираттагы җиңүендә тренер Валерий Никоноровның да өлеше зур (атларны узышларга ул әзерләгән). Җиңүчеләрнең һәм призерларның барысына да кубоклар һәм акчалата премияләр тапшырылган. Идел буе чемпионатында лаеклы чыгыш ясаулары өчен Николай Скоковны котлыйбыз, ул бит безнең Республика данын да яклаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев