Волейбол — ул тормыш мәгънәсе
13 апрельдә «Олимп» универсаль спорт залында ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында «ТНВ-ТЯГ» призына волейбол буенча Республика чемпионаты узган (икенче лига).
Ярышларда Аксубай, Әлмәт, Нурлат, Алексеевск, Спас һәм Яңа Чишмә районнары спортчылары катнашкан (100дән артык спортчы).
Уен киеренке, әмма бик кызыклы булган.
Ярышлар нәтиҗәсендә Яңа Чишмә районының ир-атлар командасы II урынга ия булып финалга чыккан, хатын-кызлар — III урында.
Спортчыларыбызны котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев