Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Яңа Чишмә пенсионерлары кабат җиңүчеләр

29 июньдә безнең район пенсионерлары делегациясе Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган XI "Өченче яшь" Республика Спартакиадасында катнашты.

Спартакиадага Татарстанның 12 шәһәреннән һәм 16 районыннан 200дән артык катнашучы килгән. Яңачишмәлеләр ядрә белән ату һәм дартста катнашканнар. Калган спорт төрләре, кызганычка каршы, һава шартлары аркасында, булмаган. Безнең катнашучылар дартс буенча алтын һәм бронза медальләр яулаганнар. Беренче урында Чуаш Чабаксарыннан Валерия Ильина, өченче урында Әдәмсәдән Рәзилә Яһудина. Узган Спартакиадада Валерий Егорович бу төр ярышта җиңүче булган иде. Катнашучыларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев