Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Спорт

Яңа Чишмәдән Булат Хәйруллин бокс буенча профсоюзларның «Россия» физкультура-спорт җәмгыяте (ЦС ФСО) беренчелеге финалына чыккан

Сайлап алу ярышлары Чабаксарда узган.

28 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр Чабаксарда 14-15 яшьлек (2006-2007 елларда туган) егетләр арасында бокс буенча профсоюзларның «Россия» ЦС ФСО Беренчелеге узган.

Россия беренчелегенә сайлап алу ярышларында илнең барлык почмакларыннан диярлек 261 боксчы катнашкан. ТР җыелма командасы составында Яңа Чишмә районыннан Булат Хәйруллин (тренеры Леонид Шабалин) катнашкан.

-«Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының спорт мәктәбе»ндә тәрбияләнүче Хәйруллин Булат 57 кг-га чаклы авырлык үлчәмендә II урынны алды, ул Татарстан Республикасыннан финалга үткән бердәнбер боксчы.

Спорт сөюче яңачишмәлеләр Булатны  һәм аның тренеры Леонид Шабалинны әлеге җиңү белән котлыйлар, Булатның дуслары һәм туганнары булачак ярышларда аларга уңышлар телиләр. Бу хакта редакциягә Яңа Чишмә спорт мәктәбе белгече Наталья Панасенко хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев