Яңа Чишмәнең «Торпедо» командасы Аксубайда булып үткән мини-футбол буенча ярышларда катнашкан
Иң яхшы уенчыларны бүләкләү тантанасында команданың капкачысы Андрей Фокеев билгеләп үтелде.
Физик культура укытучысы, «Зенит» футбол командасының җанатары, аксубайлы Николай Краснов истәлегенә багышланган чираттагы турнир «Юность» спорт комплексы мәйданчыгында узган. Быел истәлекле турнирга республиканың ун җыелма командасы килгән. Яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлек начальнигы Радик Канафин билгеләп үткәнчә, бу ярышларда катнашучылар саны елдан-ел арта бара.
Уеннар биш сәгатьтән артык дәвам иткән. Командалар бик мавыктыргыч футбол, төрле трюклар күрсәткәннәр, бик күп голлар керткәннәр. Җанатарлар трибунадан аларга көч биреп торганнар.
Киеренке көрәш нәтиҗәсендә Яңа Чишмәнең «Торпедо» командасы өченче урынны яулаган. Казанның «Восход» командасы көмеш призер булган. Турнирның абсолют җиңүчесе - Аксубайның «Луч» командасы.
Бүләкләү тантанасында иң яхшы уенчыларны: сакчы - Динар Гыйззәтовны (Казан ), һөҗүмче - Кирилл Назаровны (Аксубай), капкачы - Андрей Фокеевны (Яңа Чишмә) грамоталар белән бүләкләгәннәр.
- Ярышларда катнашучыларга, хөкемдарлар коллегиясенә, спорт комплексы җитәкчесе Радик Мостафинга, яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлек начальнигы Радик Канафинга гаиләбез исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә, - диде Николай Красновның хатыны Валентина. - Якын кешебез хөрмәтенә турнир оештыруда ярдәм күрсәткәннәре өчен тагын бер кат рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев