Яңа Чишмәнең яшь боксчылары Яңа елны яуланган медальләрдән башладылар
7-9 гыйнварда Менделеевскида И.М. Вәлиев призына сәламәт яшәү рәвешенә багышланган 14 Бөтенроссия бокс турниры булып узган.
Турнирда Татарстан Республикасыннан, Башкортостан, Удмуртия, Мари-Элдан 159 спортчы катнашкан. Яңа Чишмә спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өч медаль яулаганнар: Хәйруллин Булат - алтын, Кузнецов Никита һәм Храмов Вячеслав - бронза.
Аларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев