Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Яңачишмәлеләр «Аҗаган» («Зарница») спорт-патриотик уенының зона этабында 2 урынны яулаганнар

Җиңү көненә багышланган спорт-патриотик уен Яңа Чишмә районында 13 майда булып узган. «Аҗаган» уенында җиде район командалары (Яңа Чишмә, Чистай, Чирмешән, Спас, Алексеевск, Әлки һәм Нурлат) көч сынашкан.

Командалар строй һәм җыр смотрында, команданы тәкъдим итүдә, пневматик коралдан ату, автоматны сүтү һәм яңадан җыю, 50 м дистанциядә йөзү кебек ярышларда катнашканнар, шулай ук интеллектуаль викторинада, «граната» ыргыту һәм йөгерүдә дә ярышканнар.

Беренче урында - Чистай, икенчедә - Яңа Чишмә районнары, өченчедә-чирмешәнлеләр.

Җиңүчеләр һәм призерлар кубоклар, грамоталар һәм призлар белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев