Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Яңачишмәлеләр «Россия чаңгы юлы» дистанциясен җиңел һәм күңелле уздылар

Яңачишмәлеләр «Сосновка» чаңгы базасында ике көн дәвамында массакүләм ярышларда катнаштылар.

Җомга көнне стартка районның 1-11 сыйныф укучылары (60) чыкты. Кечкенәрәк балалар бер километр йөгерделәр, ә өлкән сыйныф укучыларының дистанциясе ике тапкырга күбрәк иде.

Чаңгычылар барлык көчләрен биреп йөгерделәр, бу аеруча финишта яхшы күренде. Финиш сызыгын узганда, кайберәүләрнең, хәтта, тыннары да беткән иде, әмма трассадан берәү дә чыкмады. Көчле җил булуга карамастан, барысы да чаңгы юлында «эссе» булуын әйттеләр.

Бүләкләү чаңгы базасы бинасында узды. Кечкенә сыйныф укучылары арасында призлы урыннарга түбәндәгеләр лаек булды: 1 урында - Саматов Салават , 2 урында - Әхмәтшин Эмиль, 3 урында - Добрынин Данил; кызлар арасында 1 урынны - игезәкләр Ибраһимова Эльнара һәм Гөлнара яуладылар, 2 урында - Орлова Вероника, 3 урында - Кәримова Карина. 5-8 сыйныф укучылары арасында: 1 урында - Попков Вадим, 2 урында – Даутов Ильяс, 3 урында - Семенов Илья. Өлкән сыйныф укучылары арасында медальләргә ия булучылар: Мохсинова Румия (1 урын), Еронтьева Диана (2 урын), Дорофеева Алиса (3 урын); малайлар арасында 1 урында - Рафыйков Ранис, 2 урында - Смурыгин Никита, 3 урында - Фомин Алексей. 18 яше тулганнар арасында алтын медальгә Камилә Мохсинова лаек булды.

Шул ук вакытта, күпчелек өчен чаңгыда йөрү төп спорт төре түгел. Мәсәлән, 1 урынны алган Румия Мохсинова бадминтон секциясенә йөри. Моннан тыш, ул Татарстан чемпионы да әле (2021 елда). Чаңгы ярышларында ул беренче тапкыр катнашты һәм шунда ук җиңде. Даими тренировкалар менә нинди яхшы нәтиҗәләргә китерә, гәрчә алар спортның башка төрендә булса да.

Шимбә көнне (19 февральдә), чаңгы спортын яратучы зурлар стартка чыкты. Массакүләм ярышлар эпидемиологик хәл торышының бик үк яхшы булмавы  аркасында ике көнгә бүленгән иде. 25 чаңгычы - район үзәге предприятие һәм оешмалары вәкилләре - 1 километр дистанциядә ике яшь төркемендә  ярышты, бу 18-39 яшьлекләр һәм 40 яшьтән өлкәнрәкләр.

Ярышлар башланыр алдыннан спортчыларны район башлыгы Вячеслав Козлов сәламләде. Ул районда физкультура һәм спорт сөючеләр, хәтта өлкән яшьтәге кешеләр арасында да күп булуын билгеләп үтте. «Ярышларда катнашучылар бирегә мәҗбүриләп түгел, ә бары тик үз теләкләре белән, үз көчләрен сынап карар, медаль өчен көрәшер, кәефләрен күтәрер өчен килгәннәрдер, дип ышанам», - диде ул. Район башлыгы чаңгычыларга уңышлы старт һәм җиңү теләде. Ә район мәдәният йорты артистлары катнашучыларны җиңүгә рухландырыр өчен җыр башкардылар, чара дәвамында яңгырап торган музыка да аларга илахи көч биреп торды...

Көчле җил һәм буранга карамастан, ярыш бик күңелле башланып китте. Киеренке көрәш беренче минутлардан ук башланды диярлек. Старт алудан соң йөз метр үткәч, РЭЭБдән Динар Гайнуллин зур аерма белән алга чыкты, трасса дәвамында ул лидерлыкны бирмәде. Һәм ул җиңүче булды да инде. Аның артыннан Ислам Илалов («Аҗаган») килде һәм беренчеләр өчлеген Александр Сорокин йомгаклады. Хатын-кызлар арасында беренче булып Надежда Дунаева (МЧС), аның артыннан Ирина Банцырева («Аҗаган») һәм Юлия Строгонова (РҮХ) килде.

40 яшьлекләр һәм аннан өлкәнрәкләрдән торган икенче төркем дә чаңгы спортында нәрсәгә сәләтле икәнлекләрен күрсәтә алды. Ир - атлар өчлегендә урыннар түбәндәгечә бүленде: «алтын» медаль - Илдар Фәйзуллинда (район Советы), «көмеш» - Рәис Хисмәтуллинда (Гостехнадзор) һәм «бронза» Алексей Ивановта ( КПП ТКХ ). Хатын-кызлар өчлеге лидерлары: беренче урында - Лилия Хираҗева  (РПФ), икенчедә - Гөлнур Адиева («Кояшкай» балалар бакчасы), өченчедә - Резедә Хөснуллина (Мәшгульлек үзәге). Шунысы игътибарга лаек, ике өчлектә дә призерлар үз оешмаларында җитәкче урыннарда эшлиләр, алар үз җиңүләре белән актив һәм яхшы физик формада булуларын башкаларга үрнәк итеп күрсәттеләр.

Сораштыру буенча барысы да әлеге ярыштан канәгать калган. Җиңүче Надежда Дунаева болай ди: «Бик нык кар яуса да, чаңгы юлында кызу иде». «Иң мөһиме - яхшы кәеф! Җиңү түгел, ә катнашуы кызык! Барысы да шәп! Кушылыгыз!» - диде җиңүче Лилия Хираҗева. «Бик яхшы йөгердем! Һава торышы искиткеч!», - дип уртаклашты үз фикерләре белән ярышта катнашучы, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Еронтьев. - Барыгызны да чаңгы белән шөгыльләнергә чакырам! Менә дигән спорт!», -ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев