Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Спорт

Ярыш старт алды

9 июльдә  “Олимп“ УЗС дан Ир-ат сәламәтлеге елына багышланган “Яңа Чишмә-Чирмешән“ маршруты буенча велосипед ярышы старт  алды.

Велосипед ярышын республикада үткәрелә торган “Ир-атлар сәламәтлеге атнасы“ кысаларында Яңа Чишмә РҮХ оештырган. Анда тугыз кеше катнашты – РҮХ дән, Акбүре ФАП, район башкарма комитеты, казначылык һәм район судыннан ир-егетләр. “Ир-атлар сәламәтлеге елы“ әләме белән, шул ук язуда бейсболка һәм майкадан спортчылар  Чирмешән ягына (50 км) юл алды, алар эстафетаны Чирмешән районына тапшыра.
Алар барысы да физик яктан нык, велосипед спорты белән шөгыльләнергә яраталар, районның башка ир-егетләренә  яхшы үрнәк күрсәтәләр. Чирмешәндә финишта каршы алынган ир-егетләрнең исемнәрен дә атап үтик әле: Рафис Вафин,  Равил Алукаев, Михаил Котов, Рафис Закиров,  Алексей Поляков, Линар Җәләлетдинов, Олег Зевакин, Марат Мурасов, Андрей Абрамов.
 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев