Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Яшь спортчылар бик матур бокс күрсәтте

26 апрельдән 28 енә чаклы Яңа Чишмәдә бокс буенча Ачык республика  турниры булып үтте.

Бу ярыш апрель азагында бездә традициягә әверелде. Аны ел саен Яңа Чишмә районының   бокс федерациясе рәисе, шәхси эшмәкәр Алексей Трондин оештыра һәм тулысынча химаячелек итә. Әлеге турнирны ул үзенең  әнисе, үткән елда вакытсыз бакыйлыкка күчкән Александра  Григорьевна Трондина истәлегенә багышлаган. Шунысы игътибарга лаек: катнашучылар саны буенча ярыш соңгы елларда, 6 команданың килә алмавына да карамастан (егетләр мәктәптә ДЙА (ГИА) – сынау  имтиханы биргән), иң күп санлы ярышка  әверелде.
26 апрельдә “Олимп“ универсаль спорт залы 8 яшьтән 16 яшькәчә булган 165 яшь боксчы өчен үз ишекләрен ачты. Тантаналы тезелү парады табличкасында Казан, Ульяновск, Самара, Яр Чаллы, Түбән  Кама, Әлмәт, Алабуга, Бөгелмә, Нурлат, Чирмешән, Чистай, Балык Бистәсе, Кама Аланы, Яшел Үзән, Җәлил поселогы, Чирмешән һәм Яңа Чишмә спортчыларының исемнәре язылган иде.
Турнирга ярышларның баш хөкемдары, халыкара категорияле хөкемдар, Россия спорт мастеры, ТР судьялар коллегиясе рәисе Рамил Бариев җитәкчелегендәге хөкемдарларның 1 категорияле вәкиллекле командасы килгән иде. Аларның барысы да – спорт  мастерлары, физкультура һәм спорт отличниклары. Республиканың бокс Федерациясе рәисенең беренче урынбасары Владимир Носовец ярышларның мактаулы кунагы иде. Ул район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк, Алексей Трондин һәм Николай Скоков (районның бокс федерациясе рәисе урынбасары) белән берлектә катнашучыларны сәламләде. Алар спортчыларга уңышлар, тырышлык һәм җиңү теләделәр. Владимир  Носовец турнирның яхшы оештырылуын һәм Яңа Чишмә районында шушындый зур ярышларны кабул итү өчен шәп база булдырылуын билгеләп үтте.
Яңа Чишмәдә вакыт буенча турнир Себер федераль округы җыелма командасыннан 22:18 исәбе белән бокс  буенча Россия Кубогын откан Идел буе федераль округы командасы җиңүе белән бер үк вакытка туры килде. Бу турыда егетләргә яхшы бокс өчен өстәмә стимул буларак игълан ителде. 
Беренче көрәшне иң кечкенә спортчылар башлады. Барысы да чын ярышлардагыча иде: спортчыларны тәкъдим итү – кем өйрәтә, күпме көрәшкән һәм күпме җиңүгә ирешкән һ.б., көрәштән соң үз-үзен тоту кагыйдәләрен үтәү - ярышташына, ярышташы тренерына һәм рингта судьяга  кул бирергә тиеш. Кече яшьтәгеләр арасында да җиңү өчен көрәш кискен булды. Күпсанлы җанатарлар-тренерлар, команда буенча иптәшләре, ата-аналары, дуслары аларга көч биреп торды.
 Өч көн эчендә спортчылар бик матур көрәш, менә дигән физик хәзерлек, җиңүгә бик көчле теләктә булуларын күрсәттеләр. 28 апрельдә җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. Район башлыгы Вячеслав Козлов бүләкләү тантанасында аларга медальләр, дипломнар һәм тиешле дәрәҗәдәге кубоклар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Ул барлык спортчыларны катнашулары, тренерларга исә  яхшы әзерләүләре өчен рәхмәт белдерде, һәммәсенә дә уңышлар һәм киләчәктә дә җиңү яулауларын теләде.
Ярышларның баш хөкемдары Рамил Бариев ярышларның  югары дәрәҗәдә оештырылуын, “барысы да вак-төягенә кадәр уйланылуын“ билгеләп үтте. Ул шуның  өчен турнирны оештыручы Алексей Трондинга, аның хезмәттәшләренә һәм район җитәкчелегенә зур рәхмәт белдерде. 
Тренер Леонид Шабалин җитәкчелегендәге яңачишмәле боксчылар (гомумкоманда) I урынга лаек булды. Безнең районнан барлыгы 18 спортчы катнашты, шулардан 8 есе үз авырлык категорияләрендә 1 урын алды.  Бу Александр Скоков, ике адаш – Никита Кузнецов (авырлыгы – 41,5 кг) һәм Никита Кузнецов (авырлыгы – 28 кг),  Глеб Беляев, Гор  Туманян, Булат Хәйруллин, Газиз Шамазов, Иван Некрасов.
Икенче һәм өченче урыннарны (гомумкоманда) Әлмәт һәм Яр Чаллы шәһәрләре командалары алды. Җиңүчеләргә бәйрәм, тик оттыручылар кайгыга төшмәсен, үз хаталарын исәпкә алып, алда җиңүгә ирешсеннәр.   
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев