Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Яшь йөзүчеләр медаль уңышы җыйган

14 апрельдә "Татарстан - яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәте призына йөзү буенча ачык Беренчелектә БЯСМ йөзүчеләре Нурлатта бер алтын, дүрт көмеш һәм дүрт бронза медаль яулаган.

Ярышларда 6 районнан: Яңа Чишмә, Нурлат, Аксубай, Балык Бистәсе, Әлки, Чистай командалары катнашкан. Безнең командада 15 спортчы булган. Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә: Мусин Аяз 100 м дистанциядә алтын медаль (ирекле стиль) һәм 100 м аркада йөзүдә көмеш медаль яулаган. Икенче урыннарда Калмыков Николай - 50 м (аркада), Нургатина Азалия - 100 м (ирекле стиль). Катнаш эстафетада (4*50) да безнең йөзүчеләр көмеш медаль яулаганнар. 3 урында - Мусин Инсаф - 100 м (брасс), Рәхимов Булат - 50 м (ирекле стиль), Мостафин Айдар 100 м (брасс), Рәхимов Булат 50 м (аркада).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев