«Жемчужина» бассейнында Яңа ел маҗаралары
Күңелле стартлар «Спорт һәм сәламәтлек ункөнлеге -2023» кысаларында узган.
3 гыйнварда Яңа Чишмәдәге «Жемчужина» йөзү бассейнында «Яңа ел маҗаралары» дип аталган күңелле стартлар узган. Бу хакта «Олимп» спорт мәктәбе белгече Наталья Панасенко хәбәр итә.
«Чарада Яңа Чишмә урта мәктәбе укучылары катнашты. Балалар эстафеталарда, конкурсларда көч сынаштылар. Ике командага бүленеп, алар тизлектә, җитезлектә ярыштылар».
Чара ахырында дуслык җиңгән.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев