Зирекле авылында «Яшел фитнес» спорт чарасы узган
«Яшел фитнес» - җәмәгать киңлекләрендә язгы-җәйге чорда спорт чаралары үткәреп, спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән социаль-спорт хәрәкәте.
Проектның максаты - мөмкин кадәр күбрәк кешене спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү, саф һавада теләсә нинди спорт күнегүләрен оештыру системасын булдыру.
Проект бөтен Россия территориясендә уза. Һәм елдан-ел әлеге хәрәкәткә төрле яшьтәге кешеләр кушыла.
Яшүсмерләр, яшьләр саф һавада күңелле музыкага гади бию элементлары белән файдалы күнегүләр комплексын башкарганнар. Чарага теләгән һәркем кушыла алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев