Гимназиячеләр һәр җирдә өлгерәләр
Яңа Чишмә гимназиясе укучылары республика күләмендә үткәрелгән конкурсларда һәм акцияләрдә катнашып, призлы урыннар алып, өйләренә бүләкләр алып кайталар. Менә бу юлы да, 23 гыйнвар көнне Казанда ТР ЭЭМ ЮХИДИ Идарәсе бинасында "Беренче сыйныфка баручыга мәктәпкә имин килеп җитәргә булыш" конкурс-акциясендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Яңа Чишмә гимназиясенең химия укытучысы Тәслимә Галиуллина шул...