Әкият геройлары арасында
Яңа Чишмә районы авылларындагы төп мәйданчыкларда кардан ясалган шәһәрчекләр пәйда булды. Аларның барысы да авыл халкының игътибарын казанды: монда чыршы тирәли әкият геройлары арасында уйнарга, таудан шуарга мөмкин. Алдан игълан ителгән конкурс "шәһәрчекләр" тудыручыларны бай фантазиягә этәргән. Һәр авыл үз шәһәрчеге белән горурлана ала. Авыл җирлекләре башлыклары район башлыгы урынбасары...
Карар нәрсәләр бар иде.
Чуаш Чабаксары авылында балалар өчен кардан ясалган төрле сыннар гына түгел, шуып төшәр өчен зур таучык та ясаганнар.
Екатерина Бистәсендәге "шәһәрчек"тә дә әкият геройлары байтак, ә Яңа Иванаевода балалар ясаган шугалакны авыл халкы сыннар һәм чыршылар белән уратып алганнар. Ял итү урыны монда бәйрәмчә төс алган.
Черемухово Бистәсендәге зур һәм ачык төстәге зур Матрешкаларны да сокланып күзәттек.
Акбүрелеләрнең чыршысы бик матур.
Волчья Бистәсендә кардан ясалган сыннарның ачык төстәге буяулары үзенә җәлеп итеп тора.
Һәрвакыттагыча, петропавеллылар үзләренең иҗатлары белән шаккатырдылар: монда бер генә түгел, ә берничә әкият герое бер аланда урын алган. Чын пропеллерлы Карлсон аеруча да шәп килеп чыккан.
Кардан сыннар әвәләү буенча Акъяр осталары үз традицияләрен үзгәртмиләр: аккошлар һәм Су анасы белән "күл" күренеше, "Шалкан" әкияте геройлары, балалар өчен тау да бар.
Красный Октябрьдә "Колобок" әкиятенә композиция оста ясалган, шуннан ерак та түгел кечкенәләр өчен таучык һәм зуррак яшьтәге балалар өчен шугалак та бар.
Шахмай АҖ (Чертуш, Чаллы Башы һәм Шахмай авыллары) шул ягы белән аерылып тора: һәр ясалган сын - бу үзе бер композиция, монда персонажлар берничә төрле. Шахмайда Ризвановлар гаиләсе инде менә икенче ел үзләренең өе янында сыннар ясый, узган елда Кыш бабай һәм Кар кызы белән өч ат ясалган иде, быел исә Аҗдаһа - киләсе ел символы урын алган. Бу - районда кардан ясалган иң яхшы Аждаһадыр, мөгаен.
Чертушлылар һәр фигураны төгәл ясаулары белән аерылып торалар.
Тубылгы Таудагы шәһәрчек тә үзенчәлекле, халыкка бәйрәм көннәрендә җыелыр урын бар. "Шүрәле" әкияте буенча бик матур композицияне аерым атап үтәргә мөмкин.
Ленино авылындагы "шәһәрчек" бик матур, халык күп булганга, участокны киңәйтергә дә мөмкин. Эшмәкәрләр үз сәүдә нокталарын бәйрәмчә бизәп авылга ямь өстәгәннәр.
Зиреклеләр кышкы бәйрәмнәрне ачуга җаваплы караганнар: "шәһәрчек"кә кергән җирдә ачык буяулар белән МЙ-да үтәчәк чаралар планы язылган (башка бер җирдә дә юк).
Аннан әкият геройлары тезелеп китә: агачлар арасыннан шаян куян малайлары "күзәтеп тора" кебек. Мәдәният йорты тышкы яктан бозлы бизәкләр белән үзенчәлекле итеп бизәлгән.
Әдәмсәдә бер йортның капкасына "Яңа ел белән!" дип котлау язылган, моны күргәч күңелгә ничектер җылы булып китте. "Шәһәрчек" үзе дә кәефне төшермәде: әйбәт "төзелгән", чыршы тирәли кардан әвәләнгән сыннар да байтак урын алган, алар арасында авыл халкына да ял итәргә урын бар.
Архангеллылар "әкият шәһәрче"ген МЙ территориясендә - керү юлында "корганнар", биредә сыннар күп булуга карамастан, бәйрәм итү өчен урын күп. Зур чыршылары да матур бизәлгән, шамакайлары да чын киемнәрдән.
Һәр авыл җирлегендә, һичшиксез, үз традицияләре, фантазиягә бай иҗади кешеләре бар. Кардан композиция һәм сыннар әвәләүчеләр авылдашларының һәм килгән кунакларның рәхмәт сүзләренә лаек. Бар да булдыра алганча тырышкан, кемнеңдер бик шәп, кемнеңдер әйбәт чыккан. Шулай да хаталарын күрсәтми булмый. Нигездә алар ял итүче халыкның иминлегенә кагыла, "чыршыларны" ачканчы кимчелекләр, җитешсезлекләр бетерелде. Күргәннәрдән шундый нәтиҗә ясап була - камиллеккә чикләр юк, безнең халык бик талантлы һәм ул булдырмаган нәрсә юктыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев