Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“03“кә ашыгыч рәвештә кайчан шалтыратырга?

Ашыгыч медицина ярдәме түбәндәге очракларда кирәк:

-авыр травма алганда;
-күкрәктә (аркада) 20 минуттан артыкка сузылган көчле, кысып авырту булганда;
-агуланганда;
-клиник үлем - сулыш алу һәм кан әйләнеше туктаганда (клиник үлемнән соң 5-7 минут дәвамында кешене яңадан тормышка кайтарып була әле);
-кан киткәндә.
Вакытында күрсәтелгән медицина ярдәме кешенең гомерен коткарып, сәламәтлеген саклап кала алачак! Башкаларга ярдәм итегез, бәлки сезгә дә кемдер ярдәм күрсәтер.
Ашыгыч рәвештә "03"кә кайчан шалтыратырга?
Шулай итеп: ашыгыч медицина ярдәмен түбәндәге очракларда тиз арада чакыртырга:
-кеше аңын югалтса;
-пульсы яки сулыш алу туктаса;
-кан агуны туктата алмаганда;
-җитди тән җәрәхәтләре булганда: аң китеп травма алганда, баш, арка, күкрәк читлеге, кул, аяклар травмасы булганда (көчле авырту, аяк-кулны селкетеп тә булмаганда);
-инфаркт (яки шушы халәт билгеләре булганда), инсульт дип шикләнсәгез.
Куркыныч әйберләр белән коралланган (пычак, балта һ.б.) агрессив авырулар янына чакыру полиция хезмәткәрләре барында гына тормышка ашырыла.
Ашыгыч ярдәм чакырганда, чакыру кабул итүче фельдшерның сорауларына төгәл җавап бирергә, авыруның фамилиясен, яшен, чакыруның сәбәбен әйтергә, урам исемен, йорт, фатир номерын, подъездның кодын атарга, Ашыгыч ярдәм машинасы шоферы өчен юнәлешне (ориентир) аңлатырга, мөмкинлек булса, бригаданы йорт янында каршы алырга кирәк. Бригадага аппаратура белән фатирга тоткарлыксыз керү мөмкинлеге булдырырга, йорт хайваннарын изоляцияләү кирәк.
Исегездә тотыгыз! Ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенә гомергә куркыныч янамаганда мөрәҗәгать итмәскә. Авыруның хәле начар булмый, нигезсез ашыгыч ярдәм чакырып, сез хәле тагы да авыр булган башка кеше гомерен куркыныч астына куюыгыз ихтимал, чөнки аңа ашыгыч ярдәм күрсәтү соңарырга мөмкин. Әгәр дә Сез сәламәт түгел, әмма Сезнең гомергә әлләни куркыныч янамый икән, бу очракта табибка кабул итүгә язылыгыз яки поликлиникадан өегезгә табиб чакыртыгыз.
Шулай ук "Ашыгыч ярдәм" хезмәтләреннән "103" бердәм номеры буенча (тәүлек әйләнәсенә һәм бушлай) кәрәзле элемтәнең барлык операторлары аркылы файдаланырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X